ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Республика медицина профилактикасы үзәгенең һәм Республика наркология диспансерының белгечләре «Яңа Юдино» Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенә килеп киттеләр, анда алар кеше организмына алкоголь һәм тәмәке тартуның йогынты ясавы турында  балаларга сөйләделәр.

Бүген Югары Ослан районының Үзәк район хастаханәсендә Донор көне узды. Акциягә салада яшәүчеләр дә, хастаханәнең белгечләре үзләре дә кушылдылар. Коткаруда мохтаҗ булучы кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен 57 кеше һәм хастаханәнең 13 хезмәткәре кан бирделәр.

Татарстанның онкология диспансеры 1946 елда оештырылды, ул вакытта аның ятак күәте 5 ятак тәшкил итте. Бүген « ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОсы – Татарстанның онкология хезмәтенең эшчәнлеген җитәкчеләүче Идел буе округының иң зур медицина оешмаларының берсе.

Авыз куышлыгы артыннан карау буенча нинди матдәләр һәркемдә булырга тиеш һәм алар белән ничек дөрес кулланырга, дип бүген Заречье балалар сәламәтләндерү лагерының балаларына Казанның  5нче номерлы стоматология сырхауханәсенең табиблары һәм «Сәламәт елмаюлар» хәрәкәтенең КДМУ волонтерлары сөйләделәр.


9
август, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан ММЧ җитәкчеләре һәм баш мөхәрирләре Иннополис шәһәрендә ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең Медицина үзәгенә килеп киттеләр.

Бүген 5нче номерлы Балалар стоматология сырхауханәсенең табиблары һәм «Сәламәт елмаю» хәрәкәтенең волонтерлары «Яңа Юдино» җәйге сәламәтләндерү лагерына кереп чыктылар.

Тәмәке тарту гына түгел, ләкин зарарлы производстволарда эшләү, төрле сумалаларны, эфирларны һәм башка зарарлы матдәләрне  сулау да онкология үсешенең факторлары була ала. Үпкә онкологиясе үсешенең алдыннан озакка сузылган ялкынсыну процесслары (озакка сузылган пневмония, озакка сузылган бронхит, элек кичерелгән туберкулездан соң үпкәдәге җөйләр) була алалар.

Казан дәүләт медицина университетына Япония премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасегава башлыгында Япония делегациясе килеп китте.

Гиподинамияне  профилактикалау буенча ункөнлек чикләрендә Базарлы Матак саласының үзәк паркында Базарлы Матак РҮХнең баш табиб урынбасары Эллада Плаксина салада яшәүчеләргә гиподинамия нәрсә ул, бу авыру нинди куркынычлык китерә һәм дөрес яшәү рәвеше турында сөйләде. Аннан соң РҮХ хезмәткәрләре паркта ял итүчеләр өчен флешмоб оештырдылар. Хастаханә хезмәткәрләре гиподинамиядән  ничек сакланып калырга дигән белешмәлекләр тараттылар. Кинооешманың хезмәткәрләре үз чиратларында салада яшәүчеләр өчен ачык һавада «Сердце-неутомимый насос» дигән прфилактик фильм карауны оештырдылар.

2016 елның 8 августында 18.25 сәг. Сарман районында  Җәлил-Әлмәт автоюлының 2нче км ЮТҺ булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International