Татарстан хастаханәләрендә һәм сырхауханәләрендә «Үз хокукларыңны бел» дигән акцияләр циклы башланды. Беренче чара Казан шәһ. «Спасение» сырхауханәсендә узды. Акция максаты – мәҗбури медицина иминияте системасында гражданнарның хокуклары турында белдерү.
Казан дәүләт медицина университеты һәм 179нчы номерлы яңа корылма-мәктәп (Казан шәһ., Бондаренко ур., Яңа Савиново районы) 2015–2016 уку елларына 8нче махсуслаштырылган медицина классынаукучыларны кабул итү турында белдерәләр. Медицина классында белем бирү процессы РФ ССМның «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺББ ДБББОсы белән хезмәттәшлек турында килешү нигезендә үтәлә. Медицина профиль алды классы (8нче класс) конкурс сайланышы нәтиҗәсендә гомуми урта мәктәпнең 7 классын тәмамлаган укучыларның (һәм аларның законлы вәкилләренең) теләкләре нигезендә оештырыла. Укучыларның гаризалары нигезендә 25тән артыграк кеше укый торган класслар оештырылалар. Профиль алды хәзерләү программасына «Медицина белән танышу» дигән (24 сәг.) тема кертелгән, ул якшәмбеләр буенча Казан дәүләт медицина университетының музейлары белән танышуны күзәтә. Шулай ук программа чикләрендә Гамәли осталыклар үзәге, Казан ДМУның стоматология сырхауханәсе белән танышу һәм республиканың әйдәүче клиникаларына бару булачаклар.
8нче махсуслаштырылган класска кабул итүнең икенче агымы 2015 елның 18 августында 17.30 сәг. Казан ДМУның Уку-лаборатор комплексы бинасында (Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Бутлеров ур., 49б) булачак. Бәйләнеш телефоннары: 8 (843) 236-13-51 и 8-917-868-18-30.
Программаны уңышлы узган 11нче медицина классын тәмамлаучыларның Казан ДМУна керү вакытында кайбер конкурент өстәнлекләре булачак.
Теләче муниципаль районында «2012–2016 елларда Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү» дигән Республика максатлы программасын гамәлгә ашыру чикләрендә Туктамыш авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылуы булды. Бүгенге көнгә бу ФАП районда бишенче. Фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантаналы церемониясендә сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин, Теләче муниципаль районының башлыгы И.Ф. Зарипов, ГАУЗ «Теләче РҮХ» ДАССОның баш табибы И.И. Галиуллин, Абди авыл бистәсенең башлыгы Н.М. Домолазов, ММЧ вәкилләре, медицина хезмәткәрләре һәм җирле торучылар катнаштылар.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.
Бүген Казанда Х.Ямашев проспектында, «Казан-Арена» стадионы тукталышында, җәмәгать транспорты катнашуы белән ЮТҺ булды. 2 шәһәр маршрут автобусы бәрелеште. ЮТҺ урынына АМЯнең 5 фельдшер бригадасы чыкты. ЮТҺ нәтиҗәсендә Казанның 7нче номерлы Шәһәр хастаханәсенә 1 кеше салынды. Хастаханәгә тапшырылган калган пассажирлар карап тикшерелделәр һәм өйләренә җибәрелделәр.
Пермь шәһәрендә округның «Резерв» медицина үзәкләренең җитәкчеләре өчен Идел Буе федераль округы буенча Росрезерв идарәсе белән оештырылган семинар-киңәшмә булды.
Югары Ослан муниципаль районында Олы Мәми һәм Рус Борнашы салаларында сәламәтлек саклау министры урынбасары Ф.Ф. Яркаева, Югары Ослан муниципаль районының башлыгы М.Г. Зиатдинов, баш табиб И.Т. Мусин һәм бу торак пунктларында яшәүчеләр катнашуында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктларның тантаналы ачылулары булды.