Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.
27 февральдә «Динамо» спорт базасында «Медицина университеты клиникасы» ДАССО хезмәткәрләре өчен спорт-сәламәтләндерү чарасы булды
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Балалар республика клиник хастаханәсендә «Неонатологиянең көнүзәк мәсьәләләре» фәнни-гамәли конференциясе булды. Аның эшенә Россия ССМның «Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты» ЮҺББ ДБББОның дипломнан соң өстәмә белем бирү факультетының неонатология кафедрасы доценты, м.ф.к. Г.А.Асмолова катнашты.
25 һәм 26 февральдә «Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССОда хастаханәнең баш табибы Р.А.Хәмидуллин инициативасы буенча медицина оешмасының өлкән шәфкать туташлары катнашкан «Эш аралашуының этикасы һәм психологиясе. Пациентны күздә тоту» дигән психологик тренинг узды. Тренингта 28 кеше катнашты. Аның нәтиҗәлелеген максималь арттыру максатында тренинг катнашучыларының потенциалын ачу белән психолог Татьяна Савельева шөгыльләнә. Тренинг күтәренке кәефтә узды. Өлкән шәфкать туташлары психологик укуларда актив итеп катнаштылар. Шәфкать туташлары, һәрберсе 20 академик сәгать буена тиешле укуны узган микро төркемнәргә бүленделәр. Корпорация программасы бик туендырылган иде: тестлар, төркемнәр белән фикер алышулар, ситуатив уеннар, күнегүләр.
25–26 февральдә «Казан медицина көллияте» ДАҺББО һәм «Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССО җирлегендә Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү оешмаларының «Шәфкать туташлары эше» белгечлеге буенча студентлары арасында «Социаль һәм медицина тәрбиясе» компетенциясе буенча World skills Russia 2016 һөнәри осталыкның Региональ чемпионатының II этабы узды. Татарстан Республикасының 10 медицина көллиятеннән һәм училищесыннан 12 студент катнашты.
Бүген Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгенең конференцияләр залында «ESTS мәктәбенә Россиядә 5 ел: торакаль хирургиядә яңалыклар нинди?» дигән өч көнлек торакаль хирургия буенча М.И. Перельман исемендәге V юбилей Россия-Европа белем бирү симпозиумының ачылуы булды. Гадәттәгечә чара Казанда уза һәм Россия Федерациясенең бөтен регионнарыннан һәм БДБ илләреннән бу өлкәдәге белгечләрнең күпчелеген җыя. Шуннан башка экспертлар сыйфатында симпозиумда Европадан торакаль хирургларның Европа җәмгыяте вәкилләре катнашачак.
2015 елдагы Казан шәһәренең сәламәтлек саклау эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында бүген республиканың сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуында Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең медицина советы барышында сөйләделәр.
Өске сулыш юллары авырулары белән авыручыларның патоген микрофлорасын басып бетерүгә һәм организмның резистентлыгына юнәлгән дәвалау җиңел бурыч булып күзәтелми. Шушы темага 26 февральдә «Гранд отель Казан» кунакханәсендә булган «Өске сулыш юллары авыруларының мәсьәләләре һәм аларның өзлегүләре» дигән Регионара фәнни-клиник конференциясе багышланды.
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТРда «Аеклык ноктасы» пилот проектының гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсе булды. Эш киңәшмәсен ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов ачты. «ТР ССМ Республика наркология диспансеры» ДАССО баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары Резеда Хаева доклад белән чыгыш ясады.
«Дмитрий Рогачев исемендәге ФФК БГОИҮ» ФДБОның туклануның һәм нутритив-метаболик терапиянең фәнни нигезләре бүлегенең җитәкчеләре А.Ю.Вашура һәм И.В. Коровина «Хәзерге заман шартларында клиник туклану һәм нутритив булышлык» дигән фәнни-гамәли конференция эшендә катнаштылар.