ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2016 ел
җомга

Перинаталь үзәк биналарында узган елда 7017 бала табу кабул ителде. Яр Чаллының Бала тудыруга ярдәм итү оешмасы кабул ителгән бала табулар саны буенча  Татарстан Республикасында беренче урынга чыкты. Бу сан билгесе Кама балалар медицина үзәгендә киңәйтелгән составта узган медицина советында тавышландырылды. Профессор, Казан дәүләт медицина университетының акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Албир Хәсәнов, КДМУгоспиталь педиатриясе кафедрасы доценты Нәилә Габитова, Яр Чаллы шәһәренең хатын-кызлар консультацияләренең вәкилләре, табиблар-акушер-гинекологлар, табиблар-неонатологлар чарага чакырылдылар. Булган кешеләр алдында баш табибның акушер-гинекологик ярдәм буенча урынбасары Алексей Эстрин, яңа туган балаларны реанимацияләү бүлегенең мөдире Роман Тетерин докладлар белән чыгыш ясадылар. Профессор Албир Хәсәнов «Вакытыннан элек бала табу – социаль һәм  медицина мәсьәләләре» лекциясе белән чыгыш ясады. КДМУгоспиталь педиатриясе кафедрасы доценты Нәилә Габитова Перинаталь үзәкнең неонаталь хезмәтенең эшенә бәя бирде, үзәкнең мәсьәләләре һәм аларны чишү юллары турында сөйләде.

2015 елда сәламәтлек саклау оешмалары эшчәнлегенең хәле һәм 2016 елга бурычлар турында доклад белән Мамадыш РҮХ баш табибы Дамир Хаҗыев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул рейтинг күрсәткечләрен  тикшереп чыкты, эшчәнлекне оештыруның көнүзәк мәсьәләләре турында сөйләде.


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 24 февралендә «Мамадыш районы үзәк хастаханәсе» ДАССОда социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Смирнова А.П. рәислеге астында сәламәтлек саклау органнарының, ЮХКОДИнең(ОГИБДД),   Мамадыш районы буенча Россия ЭЭБнең, социаль яклауның, ГХАЯ (ЗАГС) бүлегенең вәкилләре катнашуында Мамадыш муниципаль районында үлүчеләр саны буенча ведомствоара комиссиянең утырышы уздырылды.

Бүген һәм иртәгә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  Республика клиник онкология диспансеры җирлегендә «ТР ССМ РКОД» ДАССОның баш табибы И.И.Хәйруллин җитәкчелегендә сөт бизенең реконструктив-пластик хирургиясе буенча XVI интенсив курс уза.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль оешмасының Шәһәр советы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, депутатлар, министрлыкларның һәм ведомстволарның җитәкчеләре, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашкан йомгаклау утырышын уздырды.

Бүген Казанда торакаль хирургия буенча М.И. Перельман исемендәге исәп буенча 5нче юбилей Россия-Европа белем бирү симпозиумы ачыла. Бу елда симпозиумны оештыручылар « ESTS МӘКТӘБЕНӘ РОССИЯДӘ 5 ЯШЬ: ТОРАКАЛЬ ХИРУРГИЯДӘ ЯҢАЛЫКЛАР НИНДИ?» дигән темасына игътибар бирергә карар иттеләр. 

Конференция эшендә катнашуга Татарстан Республикасы медицина оешмаларында неонатологик ярдәмнең сыйфатын яхшырту һәм һөнәри дәрәҗәне күтәрү максатында Татарстан Республикасының бөтен районнарыннан неонатологлар, педиатрлар һәм анестезиологлар-реаниматологлар чакырылдылар.

2015 елда Алабуга сәламәтлек саклау эшчәнлегенең хәле һәм 2016 елга бурычлары турында «АРҮХ» ДАССОның баш табибы Шәфкать Әхмәтҗанов доклад белән чыгыш ясады. Ул, узган ел эчендә шәһәрдә һәм районда 2014 елга караганда 24 кешегә азрак булып 886 кеше үлде, дип билгеләде.

Бизнес-тренер,  психолог-консультант Татьяна Савельева җитәкчелеге астында Балык Бистәсе районы үзәк хастаханәсендә нәтиҗәле төркем төзелешенә юнәлгән, һәр катнашучының характерын исәпләп, хезмәткәрләр өчен ике көнлек тренинглар уздырылдылар. Тренинглар теория һәм практика өлешләреннән тәшкил итәләр. Һәр катнашучы, төркемдә эшләп яхшы нәтиҗәгә ничек ирешү мөмкинлеген үзенә ачты.

Мәктәп яман шешләрне профилактикалауга, диагностикалауга һәм дәвалауга багышланган. Чараның катнашучылары – онкоурологлар – онкология авыруларын диагностикалау һәм дәвалау өлкәсендә соңгы казанышларны яктыртачаклар. Конференция чикләрендә онлайн видеотрансляцияләр тәртибендә мастер-классларны: лапароскопик радикаль простатэктомия, брахитерапия – уздыру уйланыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International