ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«2015 елның эш йомгаклары буенча «Тукай РҮХ» ДАССО эшчәнлегенең йомгаклары турында һәм 2016 елга бурычлары турында»  медицина советының киңәйтелгән утырышы булды. Сәламәтлек саклау оешмалары эшчәнлегенең йомгаклары турында фикер алышуда катнаштылар: Тукай муниципаль районы башлыгы Хаҗиев В.Г., Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Сабаев О.В., Тукай муниципаль районының профкомы рәисе Хәйруллин Г.Г.


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Россия ФМХнең Укыту-методика үзәгенең җирлегендә «Россиянең сәламәтлек саклау икътисады үсешенең хәзерге заман юнәлешләре» дигән фәнни-гамәли семинарның ачылуы булды. Семинар эшендә катнаштылар: Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин; РФА академигы, «Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺББ ФДБББОның икътисадый теория һәм сәясәт кафедрасы мөдире, икътисадый  фәннәр докторы, профессор  Абел Аганбегян; КФУның Бизнесның югары мәктәбе директоры, икътисадый  фәннәр докторы Алсу Әхмәтшина. Семинар 24 февральдән башлап 25нә кадәр  Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре һәм баш табиб урынбасарлары өчен уза. Семинарның беренче көнендә Россиянең сәламәтлек саклау икътисады үсешенең хәзерге заман юнәлешләренең мәсьәләләре, сәламәтлек саклауның демографик аспектлары карап тикшерелделәр. Укуны РФА академигы, «Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺББ ФДБББОның икътисадый теория һәм сәясәт кафедрасы мөдире, икътисадый  фәннәр докторы, профессор  Абел Аганбегян уздырды. Семинарның икенче көнендә медицина оешмасында түләүсез медицина ярдәмен һәм түләүле медицина хезмәтләрен күрсәтү мәсьәләләре, медицина оешмасы эшчәнлеген һәм аның нәтиҗәлеолеген, шулай ук  2016 елга Россия Федерациясе гражданнарына медицина ярдәмен түләүсез күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы карап тикшереләчәкләр.

Төп доклад белән Яшел Үзән РҮХ баш табибы Илгиз Хидиятов чыгыш ясады. Ул мәсьәләләрне тавышландырды, һәм узган ел Яшел Үзән муниципаль районының сәламәтлек саклау системасы эшенең берничә өлешен төзү өчен әһәмиятле булды, дип билгеләде.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 251гә кимеде (авырулар, бәхетсез очраклар һәм бала табулар исәбенә).  Чакырулар саны  көчле миокард инфарктлары буенча – 8гә, янгыннар буенча – 4кә, бала табулар буенча – 22гә кимеде. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 1гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 38гә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 70кә артты. 

2015 елда туберкулезга каршы хезмәт эшчәнлегенең төп күрсәткечләрен үз докладында баш табиб А.П. Алексеев тәкъдим итте. Ул, 2015 елда туберкулез белән территориаль авыручылар саны 2014 ел белән чагыштырганда 6,8% кимеде һәм 100 мең кешегә 39,5 тәшкил итте, дип билгеләде. Республикада авыручылар саны Россия Федерациясенә караганда 33,6% (59,5) түбәнрәк, һәм Идел буе федераль округына караганда 32,4% (58,4) түбәнрәк.

Акция Ватанны саклаучы көне хөрмәтенә узды һәм донорлар өчен бүләкләр һәм сюрпризлар белән икенче сезон пректының дәвамы булды. Бу көнне 73 донор кан бирде, кан банкы 32 литрдан күбрәк донор каны белән тулыланды.

2016 елның 25 февралендә 16.30 (Казан шәһ., Бутлеров ур., 49, ЯУК-3 аудиториясендә) Казан дәүләт медицина университетының һәм «Ника» дигән Республика җәмәгать инвалидлар оешмасының бергәләшеп катнашуларында «Инклюзив белем бирү. Югары уку йортларында инвалидларны укыту: көнүзәк мәсьәләләре һәм аларны чишү юллары» дигән «түгәрәк өстәл» булачак.


21
февраль, 2016 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы буенча  Роспотребнадзор идарәсендә «Татарстан Республикасының яшьләр мәйданчыкларында  ВИЧ-йогышны  профилактикалау буенча, шул санда мәгълүматый-белем бирү чараларын оештыру турында» темасына эш киңәшмәсе булды.


20
февраль, 2016 ел
шимбә

Үзәкнең китапханәсендә җыелганнар алдында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин рәсми сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул, Регионара клиник-диагностик үзәкнең йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем санын киметүгә кертелгән өлеше гаять зур, дип билгеләде.

15 февральдән башлап 20нә кадәр ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсенең казналык-бит хирургиясе бүлеге җирлегендә Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы белгечләре өчен Россиянең казналык-бит хирургиясе өлкәсендә әйдәүче белгече, РХДУның (Мәскәү) казналык-бит хирургиясе кафедрасы доценты П.Н. Митрошенковның мастер-классы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International