Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда эшләүче Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгенең Amtec Kazan симуляция үзәгенә килеп китте.
2015 елда КБМҮдә 19 табиб эшкә урнашты: акушерлар-гинекологлар, неонатологлар, участок педиатрлары, офтальмолог, КДЛ табиблары. Бүгенге көнгә балалар хирургларының көчле җитешмәве кала. Перинаталь үзәктә рекордлы бала табулар саны теркәлде – 7017. Өч ел эчендә БРКХ белән консультацияләр саны өч тапкырга диярлек артты, БРКХнә КБМҮнең яңа туган балаларны реанимацияләү бүлегеннән күчерелгән балалар саны шул дәрәҗәдә үк кимеде.
6 февральдә районнарның дәвалау-профилактика оешмаларында «Ак халатлы фәрештәләр» дигән Республика медицина фестивален уздыру чикләрендә оештырылган гадәттәге Ачык ишекләр көне узды. Чара барышында студентлар һәм мәктәпне укып бетерүчеләр белән очрашулар булды. Чараның максаты – Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасы белән укучыларны таныштыру, абитуриентларны Казан дәүләт медицина университетына, медицина училищеләренә һәм көллиятләренә тарту, медицина уку йортларын тәмамлаучыларны район хастаханәләренә эшкә тарту. Шушы чара чикләрендә 9–11 классларның укучылары дәвалау оешмаларының структур бүлекчәләре эше белән таныша алдылар.
2016 елның башына Татарстанда паллиатив ярдәм күрсәтүгә 515 бала мохтаҗ була, аларның иң зур саны – 365 кеше – нерв системасы авырулары белән, шул санда нәселдән килгән авырулар белән балалар. БРКХ бүлекләрендә паллиатив ярдәмгә мохтаҗ булган 34 пациент озак ята, алар арасында 9 – реанимацияләү бүлегенең пациенты.
Бүген укучылар үз тормышларында, бәлки, иң мөһим булган сайлау алдында торалар – кем булырга, нинди белгечлекне сайларга? –. Алар алдында юллар күплеге бар, һәм Яшел Үзән РҮХнең медицина хезмәткәрләре үзен медицинага багышлаган, табиб һөнәрен сайлаган кешеләргә бу юл буенча ышаныч бетүен һәм арыганлыкны белмичә, ахырга кадәр баруны ихлас күңелдән телиләр!
Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе «Ак халатлы фәрештәләр» медицина фестивале чикләрендә медицина университетының булачак табиблар буыны өчен Ачык ишекләр көнен уздырды. РКХнә республиканың муниципаль оешмаларының чыгарылыш класслары укучылары – Казан дәүләт медицина университетының абитуриентлары килеп киттеләр. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасының һәм Казан дәүләт медицина университетының Ачык ишекләр көне 6нчы февральдән башлап 16на кадәр узачак. Фестиваль чикләрендә медицина оешмалары белән танышу бара: беренче ике көн КДМУ абитуриентлары өчен Ачык ишекләр көнен бөтен әйдәүче республика клиникалары һәм үзәк район хастаханәләре уздырачаклар. Башка көннәрдә чаралар шушы елның язында медицина университетына керү имтиханнарын бирә башлаган, аннан соң үзенең эшчәнлеге белән бәйли торган медицина белгечлеген сайлап алган укучылар өчен белем бирү программасына багышланалар.
Бүген «Ак халатлы фәрештәләр» медицина фестивале чикләрендә Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә медицина белән үз тормышларын бәйләргә теләгән укучылар килеп киттеләр.
Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлегенең оператив мәгълүматы буенча Яр Чаллыда А (H1N1) грипп диагнозы 35 кешедә расланды, билгеле булганча, барлык бу пациентларга прививка ясалмаган. Алардан 25 кеше инде өйгә чыгарылган, 10 пациент, шул санда 6 өлкән кеше һәм 4 бала, «Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОда дәвалау узалар, аларның хәлләре канәгатьләнерлек.
Әлмәт медицина профилактикасы үзәге эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм эш мизгелләре тавышландылар һәм йомгаклау җыелышта карап тикшерелделәр. Җыелышта ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, Әлмәт сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Альбина Акимова, «АК БАРС-Мед» җитәкчесенең урынбасары Әнвәр Насыйбуллин катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР 2015 елның сәламәтлек саклау тармагының эш нәтиҗәләренә һәм 2016 елга бурычларына багышланган Сәламәтлек саклау министрлыгы йомгаклау коллегиясенең эшендә катнашты. Төп доклад белән коллегиядә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин чыгыш ясады.