ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2015 ел
сишәмбе

Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елының чаралары чикләрендә чираттагы акция «Балтач РҮХ» ДАССОның хезмәткәрләре белән «Агрохимсервис» предприятиесенең хезмәткәрләре өчен уздырылды. Шушы предприятиенең 26 хезмәткәренә гомуми практика табибы Г.М. Гимранова «Сәламәт кеше – сәламәт милләт – сәламәт дәүләт» темасына лекция укыды, артериаль кан басымын, авырлыкны, буйны үлчәү утәлде, гәүдә массасының индексы билгеләнде. Шундый ук акцияләрне районның башка эш коллективларында да, шулай ук фельдшер-акушерлык пунктларында да уздыру дәвам итә.

Бүген Мамадыш районында, Волга М-7 ФАЮның 965 км,  ЮТҺ булды. Йөк һәм җиңел автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, шул санда 3 бала (2014, 2008, 2008 елда туган). ЮТҺ урынына Мамадыш РҮХнең АМЯ табиб бригадасы чыкты. Ике (2008 елда туган) баланың хәле уртача авыр дип билгеләнә, 2 өлкән кеше һәм 2014 елда туган 1 бала – җиңел хәлдә. Дүрт зыян күргән кеше, шул санда 3 бала, ЮТҺ урыныннан Алабуга РҮХнә күчерелде. Бер зыян күргән өлкән кеше медицина ярдәмен күрсәтүдән соң амбулатор дәвалауга җибәрелде.

Бер көн элек 22 сәг.40 мин.Азнакай районында Алферовка авылы янында ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль кюветка аву нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, шул санда 4 бала (17 яшь, 17 яшь, 16 яшь, 15 яшь). ЮТҺ урынына Азнакай РҮХнең АМЯнең 2 фельдшер бригадасы килделәр. Ике зыян күргән кеше, шул санда 1 бала (17 яшь) авыр хәлдә Азнакай РҮХнә урнаштырылды. Өч зыян күргән кеше кәнәгатьләнерлек хәлдә, кирәкле медицина ярдәмен күрсәтүдән соң, амбулатор күзәтүгә җибәрелде.


3
август, 2015 ел
дүшәмбе
Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт тәмамланган Менделеевск районы үзәк хастаханәсен (РҮХ) карап чыкты. Татарстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручыны   Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин озатып барды.
Соңгы елларда Татарстанда зур игътибар сәламәтлек саклауның ала алырлыгына һәм сыйфатына күрсәтелә. Уңай нәтиҗәләр дә бар инде – республикада уртача гомернең озынлыгы 72,5 яшькә җитте. Бу Татарстанның бөтен тарихы эчендә иң югары күрсәткече! Аны казануда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы  Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендә эшләп чыгарылган һәм гамәлгә ашырылучы социаль-икътисадый программалар зур роль уйнадылар. 30 уникаль республика программасы татарстанлыларның, шәһәрдә дә, салада да,  яшәү сыйфатын яхшыртырга рөхсәт бирде. Бүген, 3 августта ӘМР Башкарма комитетының җитәкчесе Айрат Хәйруллин катнашуында Әлмәт муниципаль районынның Тихоновкасында ФАПның тантаналы ачылуы булды.

Госпиталь белән Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елы чикләрендә «Кан басымыңны үлчә» дигән акция оештырылды. Микрорайонда яшәүчеләргә бу чарада кан басымын үлчәргә һәм табиб-терапевтлар консультациясен алырга мөмкинлек булды. Булучыларга кирәклелек вакытында тар белгечләрнең консультациясенә юллама һәм сәламәтлекне саклау буенча киңәшләр бирелделәр.

1 августта Зәй шәһәрендә Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елы чикләрендә «Төп мотор» дигән акция узды. Бу чараны башлап җибәрүчеләр булып Зәйнең урынчыл «Бердәм Россия» партиясе һәм Зәй РҮХсе чыктылар. Акция ел саен үз сәламәтлекнең күсрәткечләрен тикшерергә район халкын тарту максатында уздырыла. Һәр теләүче кешенең артериаль кан басымын һәм күз басымын, буен, авырлыгын үлчәделәр, киңәшле буклетлар таратылдылар. Шулай ук артериаль кан басымын өй шартларында киләчәктәге тикшерү өчен кулларына «Үз-үзеңне тикшерү дәфтәре» бирелде.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты башыннан Казанда медицина ярдәме өчен 2316 мөрәҗәгать итү теркәлде. Шул санда спортчылардан 350 мөрәҗәгать итү, аларның 334 чит ил спортчыларыннан. Барысы ашыгыч ярдәмне чакыру 130 тапкыр эшләнде, 21 кеше хастаханәгә салынды (бөтен чор буена).


31
июль, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин «Электроприбор» Казан заводы ААҖнең хезмәт коллективы алдында йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү рискның төп факторлары турында ачык лекция белән чыгыш ясады. Чыгыш барышыда республиканың баш табибы заводның хезмәткәрләренә гомерне ничек озайтырга һәм гипертония авыруы һәм атеросклероз белән  ничек көрәшергә турында үз үрнәгендә сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International