ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

Бүген Казанда Х.Ямашев проспектында, «Казан-Арена» стадионы тукталышында, җәмәгать транспорты катнашуы белән ЮТҺ булды. 2 шәһәр маршрут автобусы бәрелеште. ЮТҺ урынына АМЯнең 5 фельдшер бригадасы чыкты. ЮТҺ нәтиҗәсендә Казанның 7нче номерлы Шәһәр хастаханәсенә 1 кеше салынды. Хастаханәгә тапшырылган калган пассажирлар карап тикшерелделәр һәм өйләренә җибәрелделәр.

Пермь шәһәрендә округның «Резерв»  медицина үзәкләренең җитәкчеләре өчен Идел Буе федераль округы буенча Росрезерв идарәсе белән оештырылган семинар-киңәшмә булды.

Югары Ослан муниципаль районында Олы Мәми һәм Рус Борнашы салаларында сәламәтлек саклау министры урынбасары Ф.Ф. Яркаева, Югары Ослан муниципаль районының башлыгы М.Г. Зиатдинов, баш табиб И.Т. Мусин һәм бу торак пунктларында яшәүчеләр катнашуында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктларның тантаналы  ачылулары булды.

Мамадыш районына эш сәфәренең барышында Дәүләт советының Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Мамадыш РҮХ» ДАССОның ремонтланган биналарын карап чыкты.


11
июль, 2015 ел
шимбә

Бүген Буа районында, Казан-Ульяновск автоюлының 132 км-да ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль Саратовтан Казанга экскурсиягә  барган (31 пассажир) пассажирлар автобусы белән бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде. ЮТҺ урынына 2 АМЯ фельдшер бригадасы чыкты. Бөтен зыян күргән кешеләр Буа РҮХнә тапшырылдылар. Бер зыян күргән кеше авыр хәлдә санавиация белән РКХнә тапшырылды һәм дүрт зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә хастаханәгә урнаштырылды.


10
июль, 2015 ел
җомга
Бүген республиканың Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев катнашуында «Халыкның үлем санын киметүгә юнәлгән ТР муниципаль берәмлекләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге. Профилактика программаларының инновацион алымнары, аларны медицина оешмаларында гамәлгә ашыру» дигән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең утырышы булды. Коллегиянең эшендә муниципаль округларның һәм районнарның башлыклары видеоконференцэлемтә тәртибендә катнаштылар. Татарстан Республика халкының үлем санын киметү нигезе кебек эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге белән идарә итү турында төп доклад белән ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 22 апреленнән 719-р номерлы боерыгына туры китереп наркотикларга каршы өлкәдә проектларны гамәлгә ашыручы, социаль юнәлгән коммерцияле булмаган оешмаларга (түбәндә – КБО) субсидия (барысы – 8,1 млн. сум) бирү  буенча конкурс уздырыла.

Республика клиник хастаханәсенә Өфә шәһ. Башкорт дәүләт медицина университеты Клиникасының җитәкчеләре килеп киттеләр. Хастаханәнең эшчәнлеге белән кунакларны РКХнең диагностик хезмәтнең җитәкчесе М.Р.Мәҗитов һәм ашыгыч пациентларны кабул итү буенча кабул итү-диагностикалау бүлегенең мөдире И.И.Ярмиев таныштырдылар. Визит барышында медицина оешмалары арасында үзара хезмәттәшлекнең мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

КБМҮнең Балалар хастаханәсенең реанимация бүлеге мөдире Николай Новиков һәм аның хатыны,  хирургиянең шәфкать туташы Елена Новикова «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International