Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан Казан медицина көллиятендә сәламәтлек саклау ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашты.
Совет халкының батырлыгы, Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчылар турында истәлекләрне саклау максаты белән үтә торган акциягә Республика туберкулезга каршы клиник диспансер хезмәткәрләре кушылдылар.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Бөек Ватан сугышында һәлак булган Татарстан медицина хезмәткәрләренә һәйкәл янында чәчәкләр салуда катнашты.
Тәтеш РҮХ баш табибы Илья Савельев ветераннарны 9 Май бәйрәме белән котлады,
Җиңү көне алдыннан «Сарман РҮХ» ДАССУның баш табибы Галимов Айрат Илдар улы пенсионер-медикларны-тыл ветераннарын, 99 яшьлек Нәбиуллина Әсхия Нуриәхмәт кызын һәм 95 яшьлек Хәсәнова Мәгъинур Мифтахетдиновнаны котлады.
Профком рәисе профиса Кашапова һәм Кама балалар медицина үзәгенең баш акушеркасы Марина Абрамова Ленинград блокадачысы Старкова Нина Антоновна һәм бала чагында бөтен сугышны кичергән Мария Ивановна Молотникова хәлен белеште.
Җиңү көне алдыннан Мамадыш үзәк район хастаханәсе коллективы Мамадыш районының бердәнбер исән сәламәтлек саклау ветераны Шишмагаева Антонина Алексеевна янына килде.
Яшел Үзән медицина көллияте студентлары Яшел Үзән РҮХ ветераннар бүлеге пациентларын Җиңү көне белән котладылар
Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев үзенең коллегаларын – медицина учреждениеләренең элеккеге хезмәткәрләрен – Җиңү бәйрәме белән котлады. Бәйрәм алдыннан ветераннарга бару традициясе инде күп еллар дәвам итә.
Алексей Иванович Писарев Теләче районы Олы Меретяки авылында туган. Аңа 97 яшь, бүген ул стационарда ветераннар палатасында сәламәтлеген ныгыта.