ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсе неонатологы Наталья Афанасьева ана һәм бала өчен имезүнең файдасы турында сөйләде.

Яр Чаллы шәһәрендә өлкән буын пациентларын хөрмәтләделәр. Шәһәр җитәкчеләре һәм «Энергетик» мәдәният сарае артистлары сугыш ветераннары госпиталендә биредә дәваланучы пациентларны котлады.

КФУ Яр Чаллы институтының тәрбия һәм социаль эш буенча директор урынбасары Ирина Ефимовна Нургатина "Яр Чаллы медицина көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе директоры итеп билгеләнде.

Профилактик тикшерүләр үткәрү өчен «Яшел Үзән РҮХ» ДАССУның Нурлат авылындагы участок хастаханәсенә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне китерү оештырылган.

Аек яшәү рәвешенең өстенлекләре турында сөйлибез.


7
октябрь, 2022 ел
җомга

Казан Экспода беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мобилизацияләнгәннәр өчен курслар башланды. ТР һәм БР сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган курслар өч көн дәвам итәчәк. Беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә Республика клиник хастаханәсенең табиблары һәм медицина катастрофалары инструкторлары өйрәтәчәк.

Буа районы Боерган авыл җирлегенең Чуаш Саракамышы авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул халыкка беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү буенча республика программасы буенча төзелгән.

Татарстанда йөклеләр көне беренче тапкыр билгеләп үтелә. Тәтеш РҮХ хатын-кызлар консультациясендә зур булмаган концерт һәм бүләкләр белән чын бәйрәм оештырылды.

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ункөнлектә Республика клиник офтальмология хастаханәсе коллективы лаеклы ялга чыккан ветераннарын котлады. Аларның һәрберсе данлы хезмәт юлы үткән һәм хастаханә үсешенә зур өлеш керткән.

Казанда, 5 октябрьдә, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Россия реабилитологлар Союзының фәнни-гамәли чаралар планы нигезендә 2022 елга "Медицина реабилитациясенең һәм спорт медицинасының инновацион технологияләре. Ковидтан соң реабилитация" халыкара катнашу белән төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International