ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан ДМУ нда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Идея» инновацион-җитештерү технопаркы, «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» КБО вәкилләре белән «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында оештырылган «Студентлар стартапы» конкурсында җиңүчеләр проектларын гамәлгә ашыру планнары турында фикер алышуга багышланган эшлекле киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры Казан дәүләт медицина университеты белән берлектә академик А. И. Савицкий исемендәге премиянең «Социаль проект» номинациясендә «Цифрлы платформа кулланып паллиатив пациентның якын тирәлеген мәгълүматлаштыру һәм әзерләү комплекслы программасы» эше өчен лауреат булды.

Бүген, Бөтендөнья йөрәк көнендә, Казанда Россия кардиология конгрессы үз эшен башлады. Катнашу өчен барлыгы 5000 белгеч теркәлде, алар 3 көн дәвамында йөрәк авыруларын дәвалау һәм профилактикалау тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Койкалар 2019нчы елда Демография милли проекты һәм өлкән буын Федераль проекты кысаларында ачылды.

Остеопороз - бу авыру сөякләрне шулкадәр зәгыйфьләндерә ки, алар минималь җәрәхәтләр белән җиңел сынарга мөмкин. Кагыйдә буларак, авыру сизелмичә башлана һәм еш кына сөяк сынулары белән беленә.

29 сентябрь - Бөтендөнья йөрәк көне. Бу глобаль сәламәтлек кампаниясе, аның максаты - халыкка йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм аларның килеп чыгу сәбәпләре турында сөйләү.
Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең участок терапевты Нәҗмиев Рифат Фәрит улы йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары турында сөйләде.

"Мамадыш РҮХ" ДАССУда грипптан Ультрикс Квадри һәм СОВИГРИПП вакциналары бар.

Мамадыш РҮХдә 2021 ел ахырына 8958 кеше кан әйләнеше системасы авырулары белән исәптә тора. Шуларның 1882се ишемия йөрәк авыруы, 1616сы стенокардия белән тикшерелә. Артериаль гипертония белән исәптә 5737 кеше тора.

Түбән Кама үзәк район хастаханәсе кардиологлары пациентларга йөрәк сәламәтлеге – даими эш икәнлеген искә төшерделәр!

Укучылар арасында агарту чаралары кысаларында 11нче хатын-кызлар консультациясе психологы 8нче сыйныф кызлары белән психология буенча интерактив әңгәмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International