ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы Коррупциягә каршы программа тормышка ашыра, аның максаты коррупцияне ачыклау һәм бетерү (коррупцияне профилактикалау), коррупциягә каршы торучы шартлар тудыру, җәмгыятьтә коррупциягә түзеп булмаслык караш формалаштыру.


28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

28 сентябрьдә Тәтештә Республика кан үзәгенең күчмә бригадасы эшләде. Барлыгы 81 кеше мөрәҗәгать итте. 69 кеше кан биргән. Медотводлар 12 кешедә.

Консультатив сырхауханә һәм Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге Росздравнадзорның резертификациясен уздылар, бу медицина оешмасының медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүен аңлата.

Бөтендөнья йөрәк көне һәм өлкәннәр көне алдыннан, табиб-физкультура диспансерында ачык ишекләр көне үткәрелде. Чарага өлкән яшьтәге гражданнар чакырылган иде.

Баулы район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре Бөтендөнья йөрү көненә багышланган «Тормышка 10 мең адым» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Бүген Мөслим РҮХ хезмәткәрләре «Вируслы авырулар вакытында вакцинация» киңәшмәсендә катнашты, ул Н.Ф. Гамалея исемендәге Милли тикшеренү үзәге директоры урынбасары Павел Вандышев белән Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин һәм баш табиб Дамир Сөләйманов катнашында видеоконференция режимында узды.

29-30 сентябрьдә Татарстан Республикасы медицина оешмаларында планлы махсус өйрәнүләр үтәчәк.

Казан дәүләт аграр университеты студентлары өчен тәмәке тартуның кеше организмына зарарлы йогынтысы турында лекция булды. Презентация белән Татарстан Республикасының атказанган табибы, республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге психотерапевты Гөлфия Гаянова чыгыш ясады.

29 сентябрьдә «Казан Экспо» үзәгендә кардиологларның Россия милли конгрессы ачыла. Конгресста катнашучылар йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларны дәвалауның мөһим мәсьәләләре турында фикер алышачак.

Covid-19 прививка кампаниясе башланганнан бирле Яр Чаллының 7нче сырхауханәсендә 57 мең пациент  прививка ясаткан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International