ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Россия Федерациясе Хөкүмәте эгидасы астында 2022 елның 21-24 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казанда Kazan Digital Week – 2022 халыкара форумын үткәрә. Форум «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узачак.


12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Атказанган табибы, м.ф. к. – Нәгыймова Фирая Идиятулла кызы 12-13 сентябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә узачак «ВИЧ-инфекциянең актуаль мәсьәләләре. Бала һәм ана сәламәтлеген саклау» семинарында катнаша.

Табиб акушер-гинеколог Ләйсән Миңнуллина һәм өлкән акушер Ксения Хәмидуллина 5нче шәһәр хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясендә эшлиләр. Кызлар гриппка каршы прививка ясадылар.

Казанның 21нче сырхауханәнең беренче баш табибы Фәйзуллина Лузия Заһретдин кызы 80 яшьлеген билгеләп үтә.

Кама Тамагы районында Көрәле авылында «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча яңа блок-модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше бара.

Коронавирус инфекциясеннән прививканы мускулга һәм  интраназаль ясарга мөмкин. Вакцина кертү ысулын пациент үзе сайлый.

«Доктор Клоун» хәйрия фонды балалар һәм аларның ата-аналары белән иҗади эш алып бара. Фонд хезмәткәрләренең эше «Игелек экспедициясе»төбәкара акциясе кысаларында башкарыла.

11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне кысаларында Казанда Е.А. Боратынский музеенда эчкечелекне профилактикалауга багышланган һәм балалар һәм яшьләр комитеты ярдәме белән Халыкара бәйсез аеклык ассоциациясенең Казан бүлеге тарафыннан оештырылган традицион көзге шәһәр бәйрәме узды.

2022 елның 1 августына Татарстанда социаль пакетка хокуклы 316 мең кеше исәпләнә. Ел саен һәр льготник социаль пакет яки акчалата компенсация сайлау алдында тора. Бүгенге көндә акчалата компенсация 1011 сум тәшкил итә.

Район үзәк хастаханәсе һәм район пенсия фонды вәкилләре "туры эфир" да социаль хезмәтләр җыелмасы турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International