Алабугада гомуми практика табибы Рифат Исмәгыйлев 65 яшьлеген билгеләп үтә. Рифат Мансурович Исмәгыйлев Алабуга медицинасына 42 ел гомерен багышлаган.
7 яшьлек кыз өстенә марганцовка савыты ава, аның кристалллары баланың күзенә эләгә. Бала авыртудан кычкырып җибәрә, күз яшьләре агарга тотына. Әнисе тиз арада ашыгыч ярдәм чакырта һәм баланың күзләрен су белән юа башлый.
21 июльдә «Милли медицина тикшеренү үзәкләре челтәрен үстерү» федераль проекты кысаларында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, проф. М.З.Сигал исемендәге ТР ССМ РКОД баш табибы Илгиз Һидиятов, баш штаттан тыш белгечләр, шулай ук Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Радиология фәнни-тикшеренү үзәге» ФДБУ экспертлары белән йомгаклау киңәшмәсе узды.
21 июльдән «Россия – минем тарих» тарихи паркы казанлыларга һәм шәһәр кунакларына «Вируслар белән тормыш» заманча мультимедиа күргәзмәсен тәкъдим итә.
2022 елның 1 сентябреннән Россиядә фармацевтика эшчәнлеген лицензияләү турында яңартылган нигезләмә гамәлдә булачак. Документ, аерым алганда, даруханә оешмасы җитәкчесен укыту буенча элек гамәлдә булган таләпләрне юкка чыгара.
Югары Ослан районының Октябрьский поселогында яңа ФАП «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында төзелә.
Татарстан Республикасында ВИЧ-йогышы һәм туберкулез мәсьәләләре буенча онлайн режимда бердәм методик көн узды.
Түбән Кама шәһәренең медицина көллияте директоры итеп Равил Гарипов билгеләнде. Боерыкка ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков кул куйды.
Шөгер авылында табиблык амбулаториясендә капиталь ремонт эшләре бара, биредә районара гериатрия үзәге булачак . Проект "Сәламәтлек саклау" милли проектның "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" федераль программасы буенча, республика бюджетыннан, шулай ук "Татнефть" компаниясе ярдәме белән финанслана.
20 июльдә "Сәламәтлек" паркында "Әлмәттә сәламәтлек көне" профилактик акциясе узды. Чараны «АльМедик» Бөтенроссия студентлар медицина отряды оештырды. 12 студент-медиклар медицина нигезләре белән уртаклаштылар һәм гадәти профилактик чаралар турында сөйләделәр.