Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге гражданнарның йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм дәвалау турында мәгълүмати кампанияне дәвам итә.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы – коммерциячел булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» конкурсларын үткәрә.
Алексеевск районының Горка авылында халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү республика программасы буенча модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тулы куәтенә бара.
Республика стоматология поликлиникасының медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Альбина Закирова алкогольне антисептик урынына ни өчен кулланырга ярамаганлыгы турында аңлатты.
Бүген иртән авырудан соң 61 яшендә Казан шәһәренең «11 нче шәһәр хастаханәсе» ДАССУ хатын-кызлар консультациясе мөдире Абдуллина Резидә Гандалиф кызы вафат булды.
2022 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Яшьләр хөкүмәтенең яңа составын формалаштыру конкурсы старт алды.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре Раифа ябык типтагы махсус училищесы укучылары өчен җәйге эсседә сәламәтлекне саклау киңәшләрен бирде.
Яңа җиһазларда тикшерүне бүгенге көннән башлап 2нче номерлы поликлиникага беркетелгән пациентлар узарга мөмкин. Аппаратны Төзүчеләр ур., 10 адресы буенча 7нче дәвалау корпусында куелды.
Яшел Үзән район хастаханәсендә ремонт эшләре барышын район башлыгы Михаил Афанасьев тикшерде. Ул объектта эш киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмәдә баш табиб вазифаларын башкаручы Эльмир Гатин, Яшел Үзән РҮХ һәм «Стройбренд» ҖЧҖ махсуслаштырылган төзелеш оешмасы вәкилләре катнашты.
28 июльдә 14 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында 2022 елның беренче яртыеллыгында максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру проектын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы булачак.