Бүген Казанда «Сәламәтлек-2022» Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләренең Спартакиадасының финал этабы ярышлары башланды. Җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар, акчалата сертификатлар тапшырылачак.
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында «Кан әйләнеше системасы авырулары вакытында медицина ярдәме күрсәтүнең мөмкин булуын һәм сыйфатын арттыру» дигән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышы булды.
Без К.Ш. Зыятдинов ис. 18нче номерлы ШКХ хатын-кызлар консультациясенең табиб акушер-гинекологыннан Диана Сергеевна Шәвәлиевадан хатын-кызларның алкоголь һәм йөклелек турындагы иң киң таралган сорауларына җавап бирергә сорадык.
Алексеевск сырхауханәсен ремонтлауны дәвам итәләр. Эшләр 60 процентка башкарылган. Бинаны яңартуга акча «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бүлеп бирелгән.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе хирургы Роберт Вәлиев быел бот аортосын шунтлау буенча 15 операция үткәрде. Чираттагысы 68 яшьлек түбән камалының аягын саклап калды.
Эшчеләрнең сәламәтлеген ныгытуның корпоратив программасын гамәлгә кертү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге Казан дары заводы хезмәткәрләре өчен «Артык авырлык һәм артериаль гипертензиягә каршы көрәш ысулы буларак хәрәкәт активлыгы» һәм «Терәк-хәрәкәт аппараты гигиенасы»темаларына лекцияләр оештырды.
Мамадыш РҮХдә фельдшер-акушерлык пунктларының һәм табиб амбулаторияләренең медицина хезмәткәрләренең айлык эш йомгаклары буенча киңәшмә булды.
Түбән Кама Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге җәй көне яшь түбәнкамалыларга үз сәламәтлегеңне яшьтән ничек саклап калу турында сөйли.
Яр Чаллының 71 микрорайонында «Залесный» фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Яңа медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә. Бу максатларга 8 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Кукмара үзәк район хастаханәсе поликлиникасында капиталь ремонт дәвам итә. Эшләр «Сәламәтлек саклау» мили проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына алып барыла.