ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2022 ел
җомга

Бүген, 3 июньдә, БРКХдә гыйбадәт кылу бүлмәсен рәсми ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Солтан улы Габделганиев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Равил улы Шаһимәрданов катнашты.

1-2 июньдә Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәшү буенча Республика үзәгенең Әлмәт шәһәрендәге филиалында ВИЧ-йогышы проблемаларына кагылышлы балалар өчен бүләкләр тапшырды.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүген Республика балалар йортында булды. Марат Наил улы тәрбияләнүчеләр һәм балалар йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән балалар бәйрәмендә катнашты. Министр бүләкләр тапшырды, шулай ук балаларның булу шартларын карап чыкты.

Чистай Район үзәк хастаханәсенең «Водников» сырхауханәсендә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында «2021 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»программасы буенча бинага капиталь ремонт ясалды. Бина кырык ел элек төзелгән булган, 2017 елның декабрендә «Чистай РҮХ» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә тапшырылган иде.

2 июньдә Халыкара туклану белән бәйле проблемаларына каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу мәсьәлә турында Республика клиник наркология диспансерының психологик лабораториясе мөдире Лилия Зайцева сөйләде.

Түбән Кама шәһәрендәге “Кояшлы” балалар поликлиникасы мәйданчыгында психологик үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе медицина-социаль ярдәм бүлеге, балаларга психологик ярдәм һәм сәламәтлек үзәге хезмәте балаларны яклау көне уңаеннан чара уздырдылар.

2 июньдә Сәламәт туклану һәм артыгын ашаудан тыелу көне билгеләп үтелә. Бу көннең максаты – һәр кешене ашау гадәтенә һәм аның сәламәтлеккә ничек йогынты ясавына игътибар иттерү. Чистай районы үзәк хастаханәсе поликлиникасы белгечләре традиция буенча волонтерлар белән бергәләп “Көнеңне сәламәт ризыктан башла” чарасын үткәрделәр.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИДка һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика буенча үзәге Дәүләт Автоном Сәламәтлек саклау Оешмасы баш табибы Нияз Галиуллин халыкара үткәрелгән “ВИЧ-инфекция 2020-2030: чакырулар, сценарийлар, мөмкинлекләр” Бөтенроссия междисциплинар фәнни-практик конференция эшчәнлегендә катнаша.

30 майдан 3 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү буенча идарәсе тарафыннан 15 гариза кабул ителде.

2 июньдә Чистай район үзәк хастаханәнең "Целительница" Изге Ана иконасы хөрмәтенә изгеләндерелгән стационары каршындагы гыйбадәт бүлмәсендә беренче гыйбадәт кылу булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International