ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2022 ел
җомга

«Тәтеш район үзәк хастаханәсе» ДАССУда карантин йогышына шикләнгән авыруга медицина ярдәме күрсәтү һәм кабул итүгә персоналның әзерлеге буенча чираттагы укыту-тренировка дәресе үткәрелде.


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Чистай үзәк район хастаханәсенең балалар сырхауханәсендә балаларны юлда куркынычсыз тәртип күнекмәләренә өйрәтү буенча мастер-класс оештырдылар. Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иде.

Яр Чаллының 5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә "Аллергологиянең һәм пульмонологиянең көнүзәк мәсьәләләре" темасына утырыш уздырды.

Республика стоматология сырхауханәсенең балалар бүлекләрендә нәни пациентлар өчен Халыкара балаларны яклау көненә багышланган акция узды. Бу көнне стоматологка килгән балалар иң күркәм елмаю өчен Мактау грамоталары алдылар.

30 майдан Зәй районы авылларында яшәүчеләрнең күчмә флюорография җайланмасында тикшерү узу мөмкинлеге барлыкка килде.

Республика клиник наркология диспансерының футбол командасы «Хезмәт резервлары» корпоратив уеннарының дүртенче этабында мини-футбол буенча турнирда өченче урынны яулады.

Республика балалар клиник хастаханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетының «Татарстан Республикасында онкология авырулары булган балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру турында» мәсьәләләрга багышланган күчмә утырышы узды.

2 июнь көнне Мөслим район үзәк хастаханәсендә Мөслим районының 60 кешесе, шул санда хастаханәнең 35 хезмәткәре кан тапшыруда катнашты.

2 июньдә Бөтенроссия пациентлар берлеге «#ОзакЯшәрӨчен» (»#ЧтобыЖитьДолго») илкүләм мәгълүмати кампаниясен башлап җибәрә.

Балаларны яклау көнендә Яр Чаллыда Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь үзәгенең бала табу фотографы Диләрә Эстринаның шәхси күргәзмәсе ачылды. Фотограф бала туу турында проект тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International