ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов «Татарстан» ДТРК радиосының эфирында «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында безнең төбәктә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.

Лениногорск РҮХнең Тимәш фельдшер-акушерлык пункты иске бина урынына төзелә. Гомуми мәйданы 78,35 кв. м. булган модульле бина Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча төзелә.

Зәйдә "Энергетик" мәдәният йортында медицина советы узды. Йомгаклау киңәшмәсе эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының стандартларны һәм медицина эшчәнлегенең сыйфатын тикшерү идарәсе башлыгы Галина Лысенко, Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, РҮХ хезмәткәрләре катнашты.

5 апрельдә һөнәри бәйрәмнәрен неонатологлар билгеләп үтә. Бу - бала тормышында беренче табиблар. Неонатологлар акушер бригадасы белән бергә яңа туган сабыйны бала табу залында каршы алалар, Апгар шкаласы буенча (1-10 балл) бәялиләр: сулышы, йөрәк тибүе, мускулларның тонусы, рефлекслар.

Баулы үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре «Тормышка 10 мең адым» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Ул 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән.

«Шикәр диабеты» темасы буенча Сәламәтлек мәктәбе 6 апрельдә Казан шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә узачак. Белем бирү программасы барышында шикәр диабеты вакытында дөрес туклану мәсьәләләре каралачак, пациентларга инсулин инъекциясен ничек эшләргә һәм канда глюкозаны үз-үзеңә контрольдә тоту, бу диагноз белән ничек яшәргә өйрәнергә кирәклеге турында сөйләячәкләр.


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Диләрә Камил кызы Швецова " Яшел Үзән медицина училищесы "дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе директоры булды.

Сәламәтлек көнендә, 7 апрельдә, Казанда «Озын гомер адымнары» флешмобы узачак

2022 елның 1 гыйнварыннан БРКХнә төрле тешләүләр белән 125 пациент мөрәҗәгать итте. Бу очракларның 74 се йорт хайваннарының, 45е – урам хайваннарының, 6 сы - башка хайваннарның тешләүләренә туры килә.

7 апрельдә билгеләп үтеләчәк Бөтендөнья сәламәтлек көне якыннарыңның сәламәтлегенә игътибар бирү өчен сәбәп. Авыруларны иртә этапларда ачыкларга һәм дәвалауга керешергә өлгерү өчен диспансерлаштыруны  узуның мөһимлеген истә тотарга кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International