ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Сәламәтлек көнендә Сарман районында үзәк район хастаханәсе коллективы инициативасы белән сәламәтлек дәресләре һәм сәгатьләре узды. Медиклар балалар бакчаларында, барлык мәктәпләрдә, көллияттә, учреждениеләрдә һәм җитештерү предприятиеләрендә профилактик дәресләр оештырды.

Яр Чаллы шәһәренең 7нче номерлы сырхауханәсендә иртә гимнастикадан башланды. Эш көне башланганчы 6.45 сәгатьтә медиклар бүлекләрдә зарядка ясады.

Синең сәламәтлек көне - ул үзенә игътибар итү өчен сәбәп. «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» социаль әһәмиятле ике милли проект сәламәт якка басарга ярдәм итә.


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Яшел Үзән районының Карамалы Тау бистәсендә Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән яңа табиблык амбулаториясен ачтылар. Быел программа «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Республика туберкулезга каршы клиник диспансер» ДАСCУның диспансер бүлекләренең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.

«Чистай РҮХ» ДАССУ структур бүлекчәләренең җитәкчеләре, бүлек мөдирләре һәм медицина хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» акциясендә актив катнашты.

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе табиблары хатын-кызны йөклелекнең 20нче атнасында коткардылар.

11 нче мәктәп укучылары белән ВИЧ һәм СПИД турында Түбән Кама иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табибы Юлия Чуданова сөйләште.

"Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте хирурглары 83 яшьлек пациентка уңышлы операция уздырды.

Казан дәүләт мәдәният институты студентларына депрессия һәм аннан чыгу юллары турында ТР атказанган табибы, республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең психотерапевты Гөлфия Гаянова лекция укыды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International