ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Бөтендөнья Паркинсон авыруына каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Әлеге датаның символы - кызыл мәк.


8
апрель, 2022 ел
җомга

Казан дәүләт медицина университетында «Сәламәт бул» Бөтенроссия акциясе чикләрендә «Сәламәтлек саклауда волонтерлык» темасына түгәрәк өстәле үтте.

Ульяновск өлкәсеннән табиблар Казан шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә килеп киттеләр. Кунаклар реабилитация бүлеген оештыру, неврология, травматология һәм кардиология профиле авырулары белән пациентларны реабилитацияләүнең индивидуаль программаларын эшләү  белән танышты.

7 апрельдә «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге Казан дәүләт медицина университеты белән берлектә Горький исемендәге паркта «Сәламәт бул!» фестивален үткәрде.

2022 елның 15 апрелендә Amtec Kazanда "Врач&Пациент. Диалог на равных" практик сессия үтә.

15-16 апрельдә профессор Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсенең 100-еллыгына багышланган «Офтальмологиядә яңа технологияләр 2022» Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Балалар Республика клиник хастаханәсенең балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенә Ульяновск өлкәсеннән делегация килеп китте. Кунаклар яңа медицина үзәгенең эше белән таныштылар, бүлек җитәкчеләре һәм персоналы белән аралаштылар.

Медицина эшчәнлеген лицензияләү медицина ярдәме күрсәтү өчен мәҗбүри шарт булып тора.


7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Казанда ел саен үткәрелә торган «Озын гомер адымнары» флешмобы узды. Акция Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән. Ул Кабан күле яр буенда сәламәт яшәү рәвеше тарафдарларын җыйды.

Казан Ратушасында Татарстан башкаласының медицина династияләрен хөрмәтләү тантанасы булды. Табиб гаиләләрен шәһәр башлыгы Илсур Метшин котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International