ТР Министрлар Кабинеты 2021 елның 17 ноябрендәге 1099 номерлы карары нигезендә, 2021 елның 22 ноябреннән 60 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнарның, ташламалы транспорт карталарының эше тукталачак.
Бу федераль финанслау һәм сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына кертү аркасында мөмкин булды.
Һава торышы тотрыксызлану һәм кар яву белән республикада урамда бозлавык белән бәйле имгәнүләр күзәтелә.
Шәһәр тибындагы Җәлил поселогында Сарман РҮХнең сырхауханә бүлегенең капиталь ремонты эшләренең соңгы этабы төгәлләнеп килә.
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросында Казанда Россия суд-медицина хезмәте белгечләрен әзерләү һәм яңадан әзерләү Региональ укыту үзәгенең беренче чыгарылышына багышланган тантаналы чара булды. Чарада Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы районнарыннан бюроның структур бүлекчәләре хезмәткәрләре катнашты.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүген метанол белән агуланган пациентларның хәлен белеште. Ул балалар һәм аларның әти-әниләре белән сөйләште.
Түбән Камада үзәк район күппрофильле хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенең алты катлы корпусы төзелә.
БРКХдә Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне хөрмәтенә зур бәйрәм узды. Бәйрәмгә «Татарстан Республикасы инвалидларының диабетик җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы рәисе Илшат Гарипов та килде.
Медицина һәм фармацевтика эшчәнлеген гамәлгә ашыруга Лицензия кайбер очракларда яңадан рәсмиләштерелергә тиеш.
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Мәскәү делегациясе катнашында балалар сәламәтлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Татарстанга илнең әйдәүче анестезиологлары-реаниматологлары, неонатологлары, балалар неврологлары һәм педиатрлары килде. Киңәшмәне сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев үткәрде.