2020 елда Түбән Кама Үзәк район хастаханәсе госпиталендә 5343 пациент дәваланды
Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсенең хирургия корпусында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм үзәге проекты белән танышты. Үзәк составына кабул итү-диагностика бүлеге керәчәк.
Казанда профессор К.Ш. Зыятдинов ис.18-нче шәһәр клиник хастаханәсендә киңәйтелгән медицина советы узды, анда 2020 елда оешманың эшенә йомгак ясалды һәм яңа 2021 елга бурычлар билгеләнде.
Түбән Кама медицина көллиятендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, шулай ук Туган тел көненә багышланган "Яратам сине, Туган ягым!" Россия халыклары мәдәниятләре фестивале узды.
Республика клиник онкология диспансерында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашында йомгаклау медицина советы булды, анда оешманың 2020 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм 2021 елда өстенлекле юнәлешләр билгеләнде.
«Биектау РҮХ» ДАССУда сәламәтлек саклау учрежденияләре эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән медицина советы узды. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Фатыйх кызы Яркаева, район башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин, хастаханәнең структур бүлекчәләре мөдирләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Кама балалар медицина үзәгендә узган ел йомгаклары буенча хисап җыелышы булды.
2021 елның 1 гыйнварыннан реестр моделе кертелә — кәгазь лицензияләр бирү гамәлдән чыгарыла. Лицензиянең булуы хәзер кәгазь документлар белән түгел, ә лицензияләр реестрларындагы тиешле язмалар белән расланачак.
16 февральдә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк һәм Лениногорск РҮХнең баш табибы Рим Амеров белән бергә хастаханә объектлары һәм структур бүлекчәләре эше белән танышты.
Бүген Казанның 20нче шәһәр хастаханәсендә медицина советы утырышы узды, анда 2020 елга йомгак ясалды һәм 2021 елга бурычлар куелды.