Казанда «Аналарны һәм балаларны саклауның көнүзәк мәсьәләләре» дигән IV регионара фәнни-гамәли конференция узды. Конференция чикләрендә сәламәтлек саклауны оештыручылар өчен перинатологиянең көнүзәк мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды.
«Бирмәскә-Алмаска!» Республика яшьләр коррупциягә каршы программасының активистлары ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Татарстан яшьләренең коррупциягә каршы белемнәрен арттыруны дәвам итәләр.
11 ноябрьдә Россиядә һәм башка БДБ илләрендә Офтальмолог көнен билгеләп үтәләр. Бәйрәм рәсми булып тормый. Халыкара календарьда офтальмологлар һәм аларның медицина өлкәсенә керткән өлешләрен искә алырга мөмкинлек бирүче башка дата да бар – 8 август.
Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында БРКХ карамагында булучылар – кечкенә пациентлар һәм аларның әти-әниләре «Игелекле кешеләр шәһәре» хәйрия оешмасы белән берлектә «Мин вәгъдә итәм» йөгерешендә катнаштылар.
Түбән Кама ҮРХ травматология бүлегенең табиб травматолог-ортопеды Адам Эльдиев гонартрозның этиологиясенә һәм патогенезына иң киң таралган карашлар турында сөйләде.
БРКХнең 2 нче операцион блогы үз эченә 7 операция бүлмәсен ала. Икенче блокта башкарыла торган оператив тыкшынуларның үзенчәлеге шактый киң: кардиохирургия, нейрохирургия, офтальмология, теш казнасы-бит хирургиясе, неонаталь хирургия.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8112 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1159 тапкыр чыктылар.
5 ноябрьдә Казанның Су спорт төрләре сараенда 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионаты 2019 старт алды, анда Россия Федерациясенең 66 регионыннан 800дән артык спортчы катнаша.
Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә "РЕНЕКС-РЦ" яңа цифрлы рентген диагностик комплексы китерелде.
Түбән Камада танылган табиб акушер-гинеколог, ТР атказанган табибы, ТКҮРКПХнең 1нче номерлы гинекология бүлеге мөдире Юрий Алексеевич Почитаев үз һөнәрендә инде 40 ел диярлек. Ул искиткеч табиб кына түгел, искиткеч шагыйрь дә.