ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Сугышлар ветераннары өчен госпиталь коллективы Бөтенроссия социаль әһәмиятле акциясендә –  «Яшел Россия» дигән шимбә өмәсендә катнашты.

«Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте сентябрьдә халыкны сәламәтлекне ныгытуга җәлеп итү буенча «Ишегалды фестивале» уздыра.

2019 елның 20 сентябрендә «АМЯХ» ТР ДАССУнең мобиль сырхауханәсе «Сәламәтлек саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Актаныш муниципаль районының Пучы саласында халыкка күчмә карап тикшерү уздыра башлады.

«Ашкайнату әгъзалары авыруларының көнүзәк мәсьәләләре» районара конференциясе «Казан терапевтлар мәктәбе» чикләрендә Буа ҮРХдә узды.

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7624 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1233 тапкыр чыктылар.

2019 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасында Бөтендөнья Йөрәк көне алдыннан «Тормыш пульсы. Балалар» программасы башланды. Әлеге проект чикләрендә 9–12 яшьлек 1000гә якын мәктәп укучысы квест форматында сәламәтлек дәресләрендә катнаша ала. Шулай ук балалар сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте һәм кеше организмында йөрәкнең роле турында мәгълүмати материаллар белән таныша алачаклар. Программаның инициаторы РФ ССМ Профилактик медицинаның ФМТҮ, «Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте булды. Программага Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы актив булышлык күрсәтә.


21
сентябрь, 2019 ел
шимбә

БРКХдә «Неонатологиядә интенсив терапиянең һәм нутритив ярдәмнең көнүзәк мәсьәләләре» дигән регионара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

БРКХдә «Психосоматик бозылулар психотерапиясе: арт-терапия»  темасы буенча психологик форум уза.

Росгвардиянең ведомстводан тыш сакчылык бүлегенең Алексеевск бүлеге хезмәткәрләре медикларга ярдәм итәргә чакыруга битараф калмадылар һәм кан тапшыру буенча игелекле акциядә катнаштылар.

Сугышлар ветераннары өчен госпитальдә хезмәт коллективы җыелышы булды, анда 2019-2021 елларга яңа коллектив килешү турында фикер алышынды һәм кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International