ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Яшел Үзән медицина училищесын 2019 елда тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. 

Казанның 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы сырхауханә «Сәламәтлек саклау» милли проектын һәм «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында пилот проектын кертү өчен база булып тора.

Биектау үзәк район хастаханәсендә Казан дәүләт медицина университеты студентларының педиатрия факультеты деканы, м.ф.д., профессор Иван Клюшкин белән очрашуы узды. 

Казанның 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе җирлегендә «Сәламәтлек саклау» милли проектын һәм «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында сакчыл технологияләрне кертү буенча эш киңәшмәсе узды.

1 октябрьгә кадәр федераль льготникларга мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын (социаль пакетны) калдырырга  яки аннан баш тартып, акча алырга. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартканда акчалата компенсация суммасы 863 сум 75 тиен тәшкил итә.


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

Мәскәүдә Евразия ортопедия форумында Республика клиник хастаханәсенең табиб травматолог-ортопедлары катнаштылар. 

Яр Чаллы шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең табиблары командасы 78 һәм 80 яшьлек пациентларга күкрәк читлеген кисмичә һәм гомуми наркоз кулланмыйча йөрәк клапанын алмаштыру буенча ике уникаль операция үткәрде.

Кичә РФ Дәүләт Думасы Депутаты, Дәүләт Думасының Икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһ. Кама балалар медицина үзәгендә (КБМҮ) булды. 


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Казанда «МамаОскар 2019. Әни – төп роль!» дигән йөкле хатын-кызлар өчен 4нче фестиваль узды.

Шәһәр клиник перинаталь үзәгенең баш табибы Сергей Николаев җитәкчелегендә Омск өлкәсеннән делегация Татарстанның дәвалау учреждениеләрендә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International