ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7665 тапкыр чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1385 чакыру.


8
июнь, 2019 ел
шимбә

БРКХнең«Азино» сырхауханәсендә «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмасының яңа моделен» булдыру һәм тиражлау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.


7
июнь, 2019 ел
җомга

Республика клиник хастаханәсенә эре халыкара һәм федераль чараларны әзерләгәндә һәм уздырганда куркынычсызлык чаралары системасын өйрәнү максаты белән Пермь краеның Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе килеп китте.

2019 елның 10-11 июнендә Татарстан Республикасы башкаласында халыкара һәм россия экспертлары катнашуларында яман шешләрне дәвалау буенча зур казанышлар һәм стандартлар тәкъдим ителәчәк.

Казан шәһ. 21нче номерлы «Студенческая» Шәһәр сырхауханәсендә «Игелек ярминкәсе» дигән хәйрия акциясе узды. Сырхауханәнең хезмәткәрләре һәм пациентлары кондитер тәм-томнары һәм кулдан эшләнгән әйберләр әзерләделәр. Барлык җыелган акчалар да балаларга дәвалану өчен хәйрия фондына күчереләчәк.

Республика клиник онкология диспансерына дәвалау-диагностика процессын оештыру белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу максаты белән Пермь крае Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Шамил Биктаев килеп китте.

БРКХнең иртә яшьтәге балалар өчен хирургия бүлегендә бер айлык пациентка авыр оператив тыкшынуны үткәрделәр.

Казан шәһ. 21нче номерлы «Студенческая» Шәһәр сырхауханәсендә «Белергә – димәк яшәргә!» дигән  акция узды. Чара Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.

14 июньдә Казанның тарихи үзәгендә 1 Май мәйданында Бөтендөнья кан доноры көнен бәйрәм ителәчәк.

Йогышлы авырулар буенча баш белгечләр киңәшмәсендә Идел буе федераль округында йогышлы хезмәт эшенә йомгаклар ясадылар. Утырыш Идел буе федераль округында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты, КДМУның йогышлы авырулар кафедрасы профессоры Ирина Кравченко рәислегендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International