Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Норлат ҮРХнең баш табибы Айдар Сәгъдиев акушерлык бүлегенең пациенткаларын беренче язгы бәйрәм белән котлады. Бу атнада сабыйларын имин тапкан әниләргә яңа туган сабыйларның оригиналь метрикалары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7965 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1160 тапкыр чыктылар. Медиклар бәхетсезлек очракларына 916 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 35 тапкыр. Бу ЮТҺдә 37 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 24 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 9 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 79 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6360 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 49, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 188.
Баулы үзәк район хастаханәсендә Баулы районы башлыгы Р. Х. Гатиятуллин, Әлмәт шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы В. Р. Головина, баш табиб Г. В. Алексеев катнашуларында медицина советы булды.
Яшьләр клиникасы белгечләре һәм Түбән Кама балалар шәһәр хастаханәсе психологлары шәһәр мәктәпләрендә ата-аналар җыелышлары сериясен башладылар. Шулай итеп, «Мине аңласыннар, дип телим» темасына лекция 15-нче номерлы мәктәптә узды. Укучыларның ата-аналарына үз балаңны ишетергә һәм тоярга өйрәнү турында сөйләделәр. Бала башында суицид турында коточкыч уйлар барлыкка килүен ничек аңларга, әгәр омтылышлар булган инде нишләргә һәм кемгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә.
Мөслим районында 2018 ел эчендә сәламәтлек саклау учреждениесенең эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында фикер алыштылар.
Комитет Госдумы по охране здоровья создал рабочую группу по законодательному сопровождению и мониторингу национального проекта «Здравоохранение». Руководителем группы назначен депутат от Татарстана Борис Менделевич.
Зәй үзәк район хастаханәсендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашуында йомгаклау медицина советы узды.
8 Март алдыннан Республика клиник хастаханәсендә бәйрәм концерты узды. Пациентлар һәм клиника хезмәткәрләре өчен сәнгать җитәкчесе Александр Федотовның «Добро (Игелек)» казак ансамбле чыгыш ясады.
Әгерҗе ҮРХдә 2018 елдагы эшчәнлек йомгакларына һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланган медицина советы узды. Төп доклад белән баш табиб Эдуард Овчинников чыгыш ясады.
Казанда Татарстан Республикасы хирургия һәм травматология хезмәтләренең йомгаклау уртак медицина активы узды. Утырыш эшендә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Елена Әхмәтҗанова катнашты.