ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2019 ел
сишәмбе

Кама балалар медицина үзәгендә узган ел йомгаклары буенча отчет җыелышы булды. 

Чистай ҮРХ стационарында баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуын кичергән пациентларны реабилитацияләү һәм карау мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция булды.

Балалар республика клиник хастаханәсенең хирурглары 12 яшьлек пациентка талакка катлаулы операция уздырдылар, ул нәселдән күчкән авырудан – сфероцитоздан интегә.

16 мартта 12: 00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында скандинавия йөреше буенча массакүләм кышкы ярыш узачак. 

«Сватков укулары» дигән Халыкара катнашуы белән фәнни-гамәли конференция алдыннан Казанда «Буш сулыш: язны салкын тиюсез һәм ринитсыз каршы алабыз»дигән профилактик акция узды. М. Горький ис. паркка килүчеләргә белгечләр-оториноларингологлар борынны юуның мөһимлеге турында сөйләделәр, ә бу вакытта «Доктор Тедди» дигән буйлы курчак олыларның һәм сабыйларның салкын тиюләрен профилактикалау өчен файдалы чаралар өләште. 


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

Түбән Камада «Аеклык ноктасы» проекты буенча эшче төркем утырышы узды. Анда ПҮ белән БШХ белгечләре дә катнаштылар. 

Түбән Кама Перинаталь үзәге белән балалар шәһәр хастаханәсе психологлары коллектив белән эмоциональ янып бетү синдромы белән бәйле мәсьәләләрне җентекләп өйрәнүләрен дәвам итәләр. Моннан тыш, команда булдыруны формалаштыруга да басым ясала. Хәзер тренинглар циклы педиатрия бүлегендә уза.

Республика клиник хастаханәсендә 8 март бәйрәме хөрмәтенә котлаулар һәм чәчәкләр белән акция узды. Клиниканың җитәкчеләре, бүлекләрнең мөдирләре һәм хезмәткәрләре сөйкемле коллектив хатын-кызларын һәм пациенткаларны котладылар.

Республика клиник офтальмология хастаханәсендә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.  

Һава торышы сюрпризларына карамастан, бу ял көннәрендә Түбән Кама хастаханәсендә кышкы балык тотарга яратучылар күп булды, алар арасында хәтта хатын-кызлар да бар иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International