Казанда ТР урта медицина һәм фармацевтика белемле иң яхшы белгечләрне сайладылар

2019 елның 27 апреле, шимбә

Казанда «Урта медицина һәм фармацевтика белемле иң яхшы белгеч 2019» дигән Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабына йомгак ясадылар. Конкурста республика клиникаларының шәфкать туташлары, фельдшер-лаборантлары һәм акушеркалары катнаштылар. Конкурсның барлык җиңүчеләре Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы дипломнары белән бүләкләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International