«Росздравнадзор тәкъдимнәре нигезендә сыйфат менеджментының интеграцияләнгән системасын кертү» дигән X конференциядә катнашучылар алдагы көнне Татарстан Республикасының әйдәүче медицина оешмаларына, шул исәптән Яр Чаллы шәһәренең КБМҮнә килеп киттеләр. Россия Федерациясе субъектларының 23 медицина оешмасы җитәкчеләре клиниканың кунаклары булдылар.
Делегация визиты барышында медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын эчке тикшереп тору системасын оештыру буенча Росздравнадзорның гамәли тәкъдимнәрен кертү проектын гамәлгә ашыру этаплары тәкъдим ителде. Аерым алганда, гамәлдәге норматив-хокукый таләпләр нигезендә медицина эшчәнлегенең сыйфатына һәм куркынычсызлыгына эчке контроль системасын формалаштыру, сыйфат менеджментының төп принципларын гамәлгә кертү, персоналның сыйфат менеджменты системасына тугрылыгын формалаштыру, медицина оешмасы ресурсларын нәтиҗәле файдалану өчен шартлар тудыру.