«Идел» дигән татар һәм башкорт җырлары конкурсы лауреатларының отчет гала-концертында катнашучылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында урнашкан Габдулла Тукай мемориаль палатасына килеп киттеләр. Башкортстан һәм Татарстан сәнгать эшлеклеләре делегациясе өчен иҗади инсценировка белән «Тукай эзләре буйлап» экскурсиясе оештырылды. Аларга тамашаны Казан медицина көллияте студентлары белән бергә Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары хәзерләделәр.