28 апрельдә Казанда Аеклык бәйрәме узачак

2019 елның 27 апреле, шимбә

28 апрельдә Казанда XXI язгы «Аеклык бәйрәме» билгеләп үтеләчәк. Чараны оештыручылар – «Ышаныч» Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, «Безнең буын» АКБО һәм Халыкара бәйсез аеклык ассоциациясенең (ХБАА) Казан бүлеге, Казан шәһәренең Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты. Шулай ук Бәйрәмне уздыруда югары уку йортлары волонтерлары, кайбер медицина учреждениеләре, иҗтимагый һәм дәүләтнеке булмаган партнерлык оешмалары да актив катнашачаклар.

10.00 сәгатьтә Академик Арбузовлар музей-йортында юбилей экскурсиясе, викторина һәм бүләкләр белән конкурслар оештырылачак.

15.00 сәгатьтән башлап 18.00 сәгатькә кадәр Урицкий исемендәге паркта «Аеклык бәйрәме: бу безнең тарих!» программасы узачак. Килүчеләрне өстәл уеннары, открыткалар ясау буенча иҗади мастер-класс, детектив хәлләрне чишү, ишегалды уеннары көтә. Шул ук вакытта парк территориясендә «Kolibri projeкt»нан 5 квест һәм рольле уен, «баш мие шартлау» типы буенча биремнәр, «Акыллы Казан» проектыннан викторина, актерлар игътибары буенча мастер-класс үткәрү планлаштырыла.

Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International