Республика клиник хастаханәсенең клиник диагностика буенча баш белгече, профессор Мөнир Төхбәтуллин «Ультратавыш диагностикасының көнүзәк мәсьәләләре» дигән халыкара катнашуы белән VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциянең оештыручысы һәм докладчысы булып чыгыш ясады. Мөнир Габделфәт улы – КДМА ультратавыш диагностикасы кафедрасы мөдире.
Конференциядә катнашучылар гастроэнтерологиядә, эндокринологиядә ультратавыш диагностикасының заманча ысуллары турында, клиник куллануда аеруча кирәкле булган ультратавыш эластографиясе һәм эхоконтрастировкалау турында яңа мәгълүмат алдылар. Алынган белемнәр һәм күнекмәләр сырхауханәләрдә һәм стационарларда пациентларга медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга китерәчәкләр.
Конференция эшендә 300дән артык белгеч катнашты: ультратавыш диагностикасы табиблары, функциональ диагностика табиблары, эндокринологлар, гастроэнтерологлар һәм онкологлар.