Зәйдә амбулатор гемодиализ үзәге ачылды

2019 елның 27 апреле, шимбә

Зәй ҮРХдә Амбулатор гемодиализ үзәге ачылды. Шундый әһәмиятле объектны ачу тантанасында Зәй халкын район башлыгы Р.Г. Кәримов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары А.Р. Абашев, «ФармГрупп» ҖЧҖ җитәкчесе Ф.Ф. Гыйлаҗетдинов сәламләделәр һәм котладылар.

Диализ урыннарының проект саны 7 ятак тәшкил итә, 11 берәмлеккә кадәр этаплап арттыру мөмкинлеге белән. Ачылу вакытына үзәкнең куәте 42 пациент тәшкил итә. Гемодиализаторлар саны 11 берәмлеккә кадәр арткан вакытта үзәккә 66 пациентны беркетү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, бу Зәй һәм Сарман муниципаль районнарының бөер терапиясенә ихтыяҗны каплаячак. Дәвалау учреждениесендә гемодиализ процедурасы вакытында пациентлар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Ике диализ залы телевизор, шәхси наушниклар, идарә пульты белән диализлы креслолар, шәхси тәгәрәтеп китерелүче өстәлләр белән җиһазландырылган. Пациентларны дәвалау өчен Nipro фирмасының Япония җитештергән җиһазлары файдаланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International