Яр Чаллы шәһәренең Сугышлар ветераннары өчен госпиталенең күчмә бригадасы Бөек Ватан сугышы ветераннарын карау өчен Тукай районы авылларына барды.
Мультидисциплинар бригадага баш табиб Резеда Мавзютова, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны тернәкләндерү бүлеге мөдире Галина Поваляева, гомуми практика табибы Абдумалик Ганиев, табиб-невролог Тәлгать Ситдыйков, табиб-отоларинголог Лилия Кириловская, өлкән шәфкать туташы Гөлнур Әхмәтшина, сырхауханәнең офтальмология кабинеты шәфкать туташы Вера Пискунова һәм фельдшер Илфат Йосыпов керделәр.
Биклән авылында Мөнирә апа Гәрәеваны һәм Миннәхмәт Сәгыйр улы Гайсинны карап тикшерделәр. Кече Шилнә авылында медиклар Аркадий Леонид улы Жуков янына бардылар. Олы Шилнә авылында Әбүдәр Садыртдин улы Садыртдиновны карап тикшерү үткәрелде.
Барлык ветераннар да инде олы яшьтә, әмма сәламәтлекләренә зарланмыйлар. Киләсе Җиңү Көне алдыннан күтәренке кәефтә торалар. Медиклар барлык кирәкле тикшерүләрне үткәрделәр, үз сәламәтлекләрен ныгыту өчен аларны Госпитальгә чакырдылар, кечкенә бүләкләр тапшырдылар һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.