ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2018 ел
шимбә

Яңа ел алдыннан 7нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсенең Инвалид- балаларны тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен яңа ел бәйрәме узды.


28
декабрь, 2018 ел
җомга

Норлат районында капиталь ремонттан соң сырхауханә һәм яңа ФАП ачылдылар. Ачылу тантанасында сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашты.

Балалар республика клиник хастаханәсе «CERT INTERNATIONAL» (Словакия) сертификацияләү буенча халыкара органның сертификациясен узды.

75нче яшендә озак авырудан соң Республика клиник хастаханәсенең фәнни-тикшеренү бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, югары категорияле табиб-нейрохирург, медицина фәннәре докторы, Татарстан Республикасының Атказанган табибы, профессор Елгизәр Касыйм улы Вәлиев вафат булды.

 

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы наркотикларга каршы өлкәдә проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурска коммерцияле булмаган оешмаларның гаризаларын кабул итә башлау турында игълан итә.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгында Рәис Чыңгыз Мәхмүтов җитәкчелегендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы булды.

Яңа фельдшер-акушерлык пунктын, яңартылган хатын-кызлар консультациясен һәм сырхауханәне капиталь ремонттан соң Актаныш районында ачтылар.

Әлмәттә Радищев урамындагы психоневрология диспансерында, Совет урамындагы туберкулезга каршы диспансерда һәм Түбән Мактамадагы наркология диспансерында капиталь ремонт үткәрелде.


27
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Чистай шәһәренең Водниклар микрорайонында яңа хатын-кызлар консультациясе ачылды.

Яңа ел алдыннан Республика клиник хастаханәсенең 1нче номерлы травматология бүлегендә бәйрәм  концерты булды. Пациентлар һәм клиника хезмәткәрләре өчен Александр Федотов җитәкчелегендәге «Добро» казаклар ансамбле чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International