Россия нейрохирурглары ассоциациясенең «Н. Н. Бурденко исемендәге Нейрохирургия мәсьәләләре журналының» соңгы санында РФ баш нейрохирургы, академик Владимир Крылов, аның хезмәткәрләре һәм Россия округларының баш нейрохирургларының мәкаләсе басылып чыкты. Бу мәкаләдә илнең әйдәүче клиникаларында баш мие аневризмасының хирургия дәвалау нәтиҗәләренә анализ ясала.
Бүген журнал шул патология белән авыручыларга ярдәм күрсәтүче лидер-регионнар арасында Татарстанны билгели. Россия дәрәҗәсендә бу бик авыр патологиянең минималь үлем саны Регионара клиник-диагностика үзәгендә, аерым алганда, аның нейрохирургия бүлегендә ирешелгән. Татарстан клиникасы, иң динамик үсештә булучы кан тамырлары хирургиясе һәм мәгълүматларны статистик эшкәртүнең җайга салынган системасы булган учреждениесе дип, журналның атаклы редколлегиясе белән билгеләнде.