Нәрсә ул кызамык? Бу вируслы авыру ничек тапшырыла? Ничек үзеңне кызамыктан саклап калырга? ТКҮРКХнең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Пискарева бу авыруның барлык үзенчәлекләре турында үз коллегаларына, шулай ук барлык түбәнкамалыларга тагын бер кат искә төшерде.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, 2018 елның гыйнварыннан башлап декабренә кадәрге чорда Европа регионының 53 иленнән 47сендә 82 596 кеше кызамык белән авырый башлаган. 72 очракта авыру үлем белән тәмамланган. Кызамык буенча аеруча имин булмаган хәл Украинада, Грузиядә, Албаниядә, Черногориядә, Грециядә, Румыниядә, Франциядә һәм кайбер башка илләрдә күзәтелде. 2018 елда кызамыкның таралуы шулай ук Бөекбританиядә, Германиядә, Бельгиядә, Болгариядә, Швейцариядә, Словакиядә, Польшада, Казахстанда, шулай ук дөньяның башка регионнарында – Венесуэлада, Бразилиядә, АКШда, Австралиядә, Мадагаскарда һәм башка илләрдә теркәлде.
Россия Федерациясендә имин булмаган илләрдән кызамык йогышын ташу саны артты. Мәскәүдә, Дагыстанда, Владимир өлкәсендә һәм Россиянең башка төбәкләрендә кызамык белән авыру очраклары теркәлде, шул исәптән Чаллыда 4 очрак ачыкланды.