Республика клиник онкология диспансерының белгечләре Түбән Кама табиблары белән паллиатив ярдәм күрсәтү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
НҮРКПХнең Ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләре балалар шәһәр хастаханәсе стационарында дәваланучы балаларга Яңа ел бүләген ясадылар.
Яр Чаллы медицина көллиятенең волонтер-студентлары балалар өчен бәйрәм оештырдылар. Шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә «Яңа ел могҗизасы» хәйрия фестивале узды.
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2018 елдагы эшчәнлегенә багышланган йомгаклау пресс-конференциясендә масса-күләм мәгълүмат чараларының (ММЧ) вәкилләре арасында «Ирләр сәламәтлеге елы» темасына республика конкурсына йомгак ясадылар.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков ел саен үткәрелә торган традицион йомгаклау пресс-конференциясендә масса-күләм мәгълүмат чараларының вәкилләре белән очрашты. Очрашу «Азино» балалар сырхауханәсе бинасында узды.
Каргалы авыл җирлегендә модульле технология буенча төзелгән яңа табиб амбулаториясен ачтылар. Ачылу тантанасында Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, инфраструктура үсеше буенча Башкарма комитет урынбасары Илдар Рәхимов, авыл җирлеге башлыгы Марат Заһидуллин, Чистай ҮРХ баш табибы Рәис Мостафин һәм аның урынбасарлары катнаштылар.
2018 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
2019 елның 30 декабреннән башлап 8 гыйнварына кадәр булган бәйрәм көннәрендә шәһәрнең стационарлары һәм бала тудыру йортлары тәүлек буе эшләячәкләр. Пациентларны госпитализацияләү авыруның профиленә карап территориаль принцип буенча гамәлгә ашырыла. Бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казан шәһәре буенча ТР ССМның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев Яңа ел бәйрәмнәрендә медицина ярдәмен оештыру турында сөйләде.
24 декабрьдә Кан үзәгендә «Мы вместе - Без Бергэ» пациент - волонтерлык оешмасы белән хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды.
Мамадыш районыннан медицина хезмәткәрләре Галеевлар династиясе «Иң яхшы хезмәт династиясе» дигән район конкурсында җиңде.