«5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе» ДАССУ җирлегендә «ТР ССМ РКОХ» баш табибы Динә Хөсәенова һәм медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Эльмира Нәҗметдинова рәислегендә шәһәрнең офтальмолог-табибларының эш киңәшмәсе булды. Көн тәртибендә катарактаны оператив дәвалауга – интраокуляр линзаны имплантацияләү белән ультратавышлы факоэмульсификациягә пациентларны республика офтальмология хастаханәсенә җибәрү чиратын бетерү мәсьәләсе каралды. Шулай ук Яр Чаллы шәһ. офтальмология хезмәтен үстерү перспективалары турында фикер алыштылар, аерым алганда, Шәһәр офтальмология үзәген һәм Лазер офтальмология үзәген булдыру буенча проектлар турында, аларны гамәлгә ашыру Чаллы һәм якын-тирә районнар халкына офтальмологик ярдәм күрсәтүнең үтемлелеген һәм сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.