Республика клиник онкология диспансерында Татарстан Республикасында беренче тапкыр реверсив эндопротезы белән иңбаш буынын реконструкцияләп иңбаш сөяге шеше буенча югары технологияле оператив тыкшыну башкарылды.
2015 елда хатын-кызда онкология авыруы ачыкланды һәм дәваланганнан соң ул диспансер күзәтүе астында булды.
2018 елда зур булмаган физик йөкләнеш аркасында пациентканың уң иңбаш сөяге сынды һәм өстәмә тикшерү барышында иңбаш сөягенең метастатик шеше ачыкланды. ТР ССМ РКОД белгечләре консилиумы белән (аңа хирург, химиотерапевт һәм радиотерапевт керделәр) операция алдыннан химиотерапия үткәрергә һәм аннан соң эндопротез белән иңбаш буынын реконструкцияләп оператив тыкшынуны башкарырга карар ителде.
Планлаштырылган химиотерапиянең 4 курсыннан соң, 17 см сөякне алу һәм аны протезга алыштыру белән операция үткәрелде.
Элек реверсив эндопротезлар белән сөякнең операциядән соңгы дефектын реконструкцияләү белән сөякләрнең яман шешләре (беренчел һәм метастатик) буенча оператив тыкшынулар Мәскәү белгечләре һәм Санкт-Петербург белгечләре тарафыннан гына башкарылган.