Чистайда БМКӘКБ кичергән пациентларны реабилитацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Чистай ҮРХ стационарында баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуын кичергән пациентларны реабилитацияләү һәм карау мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция булды.

Чараның оештыручылары булып Сәламәтлек саклау министрлыгы, Регионара клиник-диагностика үзәге һәм Чистай ҮРХ чыгыш ясадылар.

Чарада республиканың Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Спас, Норлат, Чистай районнарыннан гомуми практика табиблары, неврологлар, ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары, фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары катнаштылар. Конференция мультимедиа озата бару белән ачык лекцияләр режимында узды, шулай ук Чистай ҮРХ кан тамырлары үзәгенең табиблары өчен мастер-класс уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International