Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД Үзәге «2018 елда ВИЧ-йогышы белән көрәштә казанышлар өчен» бүләгенә лаек булды

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Санкт-Петербургта ВИЧ-йогышын диагностикалау һәм дәвалау проблемалары буенча РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Профильле комиссиясе утырышы узды, анда 2018 елда Россия Федерациясендә СПИДны профилактикалау һәм аның белән көрәш хезмәтенең эшенә йомгаклар ясалды. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД Үзәге эше югары бәя алды һәм «2018 елда ВИЧ-йогышы белән көрәштә казанышлар өчен» бүләгенә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International