Кама балалар медицина үзәгендә узган ел йомгаклары буенча отчет җыелышы булды. Чарада Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рамил Хәлимов, Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Нияз Фатыйхов, БРКХ баш табибы Айрат Зыятдинов, Яр Чаллы шәһ. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының ШО рәисе Любовь Ховрычева катнаштылар.
Эш йомгаклары, шулай ук 2019 елга планнар турында доклад белән КБМҮ баш табибы Тимур Мөбәрәкшин чыгыш ясады.