БРКХ хирурглары талакка катлаулы операция уздырдылар

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсенең хирурглары 12 яшьлек пациентка талакка катлаулы операция уздырдылар, ул нәселдән күчкән авырудан – сфероцитоздан интегә.

Бу авыру эритроцитлар мембраналарының аномалиясен китереп чыгара. Сфероцитоз эритроцитларның сферик формасына һәм күзәнәкләрнең вакытыннан алда җимерелүенә китерә. Димәк, баланың гемоглобины кими, бу эритроцитлар җитмәүгә китерә, бу исә үз чиратында анемияне китереп чыгара.

Булган барлык мөмкинлекләрне, шул исәптән органны күчереп утыртуны карап, Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре лапароскопик ысул белән талакны тулысынча алдыру турында карар кабул иттеләр.

Идел буе федераль округында әлеге тыкшыну төре БРКХ белгечләре тарафыннан гына үтәлә. Операция уңышлы узды һәм хәзерге вакытта пациент, тернәкләндерү курсы үтеп, үзен яхшы хис итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International