«Сватков укулары» дигән Халыкара катнашуы белән фәнни-гамәли конференция алдыннан Казанда «Буш сулыш: язны салкын тиюсез һәм ринитсыз каршы алабыз»дигән профилактик акция узды. М. Горький ис. паркка килүчеләргә белгечләр-оториноларингологлар борынны юуның мөһимлеге турында сөйләделәр, ә бу вакытта «Доктор Тедди» дигән буйлы курчак олыларның һәм сабыйларның салкын тиюләрен профилактикалау өчен файдалы чаралар өләште. Борынны юдыру – теш чистарту белән беррәттән һәр кешенең гадәтенә керергә тиеш булган процедура. Сүз дә юк, теләсә кайсы һава шартларында җәяү йөрүнең файдасы турында да сүз барды. Иң мөһиме, борын сәламәт булсын һәм яз исен тойсын.