ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казан медицина көллиятендә экстремизмны профилактикалау темасына лекция узды. 

Торакаль Евразия: күптөрлелектә бердәмлек. Академик М.И. Перельман исемендәге Торакаль хирургия буенча VIII Россия-Европа белем бирү симпозиумы нәкъ менә шундый исем алды, ул Казанда 28 февральдән башлап 2 мартка кадәр узачак. Һәм бу очраклы түгел – беренче тапкыр Европа һәм россия белгечләре белән беррәттән, анда Азиядән экспертлар катнашачак.

«ТР ССМ РКОХ» ДАССУнең белгечләре «Трансплантология» буенча квалификация күтәрү циклында укулар уздылар. Якын киләчәктә хастаханә пациентларга натив мөгез катлавын күчереп утыртуны кертергә планлаштыра.

Кератопластика – ул бернинди консерватив дәвалау алымнары да мөгез катлавының тышчасы белән проблемаларны юкка чыгара алмаган пациентларга донорлар күзенең мөгез катлавын күчереп утырту операциясе.

Чирмешән районында дәвалау учреждениесенең 2018 ел эчендә булган эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2019 елга бурычлар билгеләделәр. Медицина советы утырышы алдыннан капиталь ремонттан соң Чирмешән ҮРХнең сырхауханәсен ачу узды.

Баш табиб урынбасарлары, хезмәтләр җитәкчеләре, бүлек мөдирләре, өлкән шәфкать туташлары, табиблар һәм шәфкать туташлары катнашында Республика офтальмология хастаханәсенең киңәйтелгән Хастаханә советы утырышы 2018 ел эчендә эш йомгакларына һәм 2019 елга үсеш перспективаларына багышланган иде.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

14 февральдә Республика кан үзәгендә «Донорлардан мәхәббәт белән» акциясе узачак, анда теләгән һәркем кан биреп кенә түгел, реципиентка яшерен валентинка да җибәрә алачак.

Бүген Сәламәтлек саклау идарәсендә STEPS федераль проектын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр. 

БРКХ делегациясе Төмән шәһәренә Федераль нейрохирургия үзәгенә эш визиты белән килде. Визитның максаты – БРКХ территориясендә Балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәген төзү алдыннан клиниканың эш принциплары һәм структур бүлекчәләре белән танышу.

Әлки районында сәламәтлек саклау эшчәнлегенең йомгаклары турында сөйләделәр.


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенә «Ана һәм перинаталь карау репродуктив  сәламәтлеге өлкәсендә АКШ — Россия фәнни хезмәттәшлеген гамәлгә ашыру» проекты кысаларында Педиатрия департаментының, Эмори (АКШ) Университетының перинаталь медицина белгечләре делегациясе килеп китте. Проект Эмори Университеты һәм Казан дәүләт медицина академиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү нигезендә гамәлгә ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International