Казанда «Донорлардан мәхәббәт белән» акциясе узачак

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

14 февральдә Республика кан үзәгендә «Донорлардан мәхәббәт белән» акциясе узачак, анда теләгән һәркем кан биреп кенә түгел, реципиентка яшерен валентинка да җибәрә алачак.

14 февраль – Гашыйклар көне. Бу көнне валентинкалар бүләк итәләр һәм яраткан кешең өчен яхшы гамәлләр кылалар. Республика кан үзәгендә (Җиңү проспекты, 85) сәгать 8: 00дән башлап 12:00гә кадәр барлык тормышны яратучылар өчен «Донорлардан мәхәббәт белән» дигән исем астында хәйрия донор акциясе узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International