Торакаль Евразия: күптөрлелектә бердәмлек. Академик М.И. Перельман исемендәге Торакаль хирургия буенча VIII Россия-Европа белем бирү симпозиумы нәкъ менә шундый исем алды, ул Казанда 28 февральдән башлап 2 мартка кадәр узачак. Һәм бу очраклы түгел – беренче тапкыр Европа һәм россия белгечләре белән беррәттән, анда Азиядән экспертлар катнашачак.